Түбән Чәке авылы мәдәният йортында Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан зур чара оештырылды. Бу чарада шушы авылдан чыккан шагыйрь - Шаләм Баһаветдиновның “Хәтердә сакланган мизгелләр” исемле китабы тәгъдир ителде. Кичәдә районыбыз язучылары- Р.Субаев, А.Вахит та катнаштылар. Шаләм абый китабыннан өлкәннәр шигырьләр укыдылар, китап турында фикерләре белән уртаклаштылар. Авылдашлары Мубинов Шамил абыйның җырларын тыңладылар. Кичә табын артында дәвам итте.