Балалар китабы атналыгы

31 марта 2014 г., понедельник

Татар Шатрашаны авылы китапханәсе җитәкчесе – Садыкова Әнүзә Заһит кызы.

 

«Балалар китабы атналыгы» кысаларында Татар  Шатрашаны авылы китапханәсендә яшь китап укучылар белән төрле чаралар үтте.  Бу- әңгәмәләр, кичә, , очрашулар, уеннар.28- мартта   “Китап – киңәшчең синең” дип исемләнгән кичәдә китап укучы балалар “Китап – киңәшчең синең” дип исемләнгән  әңгәмәдә катнаштылар.  Г.Тукай, Ш.Маннур, Ш. Хасанов, Ш. Бабич. Зәкия Туфайлова, Р. Миңнуллинның китап турындагы  шигырьләрен сөйләделәр.  Р. Корбан иҗатына багышланган презентация карадылар. Кичә ахырында балаларга китапларны саклау, ярату турында үгет- нәсыйхәтләр бирелде. Мондый чаралар балаларда укуга кызыксыну тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International