“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс”.

2016 елның 6 феврале, шимбә

Шул уңайдан яшь китап укучылар белән “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс” дип исемләнгән чара  оештырылды. Бу чараның максаты – укучыларга  һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү,  төрле һөнәрләргә карата  ихтирам, хезмәткә уңай караш тәрбияләү булды. Кичә барышында балалар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, викторинада катнаштылар. 2- сыйныф җитәкчесе Мубинова Р.З.  укучылар белән “Икмәк кадере” темасына әңгәмә үткәрде. Яшь китап укучылар игътибарына “Авылымның XX- гасыр һөнәрләре” – дип исемләнгән электрон презентация тәкъдим ителде.

Татар Шатрашаны авылы китапханәчесе  - Садыкова Ә.З.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International