2016 ел Чүпрәле районында “Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан яшь китап укучылар белән “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс” дип исемләнгән чара оештырылды. Бу чараның максаты – укучыларга һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү, төрле һөнәрләргә карата ихтирам, хезмәткә уңай караш тәрбияләү булды. Кичә барышында балалар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, викторинада катнаштылар. 2- сыйныф җитәкчесе Мубинова Р.З. укучылар белән “Икмәк кадере” темасына әңгәмә үткәрде. Яшь китап укучылар игътибарына “Авылымның XX- гасыр һөнәрләре” – дип исемләнгән электрон презентация тәкъдим ителде.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрле булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше генә үзен бәхетлегә саный ала.
Әнүзә Садыкова, Татар Шатрашаны авылы китапханәчесе