ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

     2024 елның мартыннан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтләрендә һәр айның соңгы шимбәсе гражданнарны кабул итү көне булып тора. Октябрьдә бу көн 26 октябрьгә туры килә.

    «Социаль фондның төбәк бүлеге Татарстан Республикасының һәр районында урнашкан клиент хезмәтләрендә халыкка хезмәт күрсәтә. Клиентларны кабул итүнең яңа графигы эшләүче гражданнар өчен аеруча уңайлы, чөнки алар клиент хезмәтләренә үзләренең ял көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

     Өстәмә хезмәт күрсәтү көннәрендә Татарстанның эре шәһәрләрендә (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Түбән Кама) Социаль фонд бүлекләре клиент хезмәтләре гражданнарны 9-00 дән 15-00 га кадәр кабул итә. Калган барлык клиент хезмәтләре  9-00 дән 12-00 гә кадәр эшли. Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре адреслары һәм эш графигы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

      Өстәмә кабул итү көннәрендә  гражданнарга Социаль фондның барлык хезмәтләре күрсәтелә. Март аеннан башлап бүгенгәчә өстәмә кабул итү көннәре дип игълан ителгән   шимбә көннәрендә Татарстан Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре 970 татарстанлыны кабул итте.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

        1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

       Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.

       Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь  артым  өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

       Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә  стандарт график буенча күчереләчәк.

       «2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия

суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә  арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга  билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган  пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

       Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.

Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе -  мәгълүматлар белән  даими танышып барырга   мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе ияләре эшкә урнашу өчен белешмәләрне  дистанцион рәвештә,  шул исәптән башка төбәккә  дә җибәрә ала. Юридик яктан мондый чыгарылма  кәгазь хезмәт кенәгәсенә тиң. Ул цифрлы имза белән раслана һәм эш бирүчегә, электрон почтаны да кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрелә.

Кирәк булганда, электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларның кәгазь вариантын Татарстан Социаль фондының  клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин, анда белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслаячаклар.

"Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны белешмә рәвешендә эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик  бу очракта ул хезмәткәрнең әлеге оешмада эшләгән чоры турында гына мәгълүмат бирә ала. Оешманың техник мөмкинлегенә карап, мәгълүмат электрон рәвештә яки кәгазьдә бирелә. Әлегә кадәр  хезмәт кенәгәсе формасын сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли алалар», - дип искәртте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

 - бердәм пособие билгеләү;

 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

 

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

 

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

         Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм  абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча  производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.

         34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга  33 автомобиль  бирелде. Тагын 4 автомобиль  хуҗаларын көтә, аларның моңа кадәр файдаланган автомобильләрен эксплуатацияләүнең 7 еллык срогы тәмамланмаган.

          Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.

         «Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик коробкалы автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы яктан әлеге машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылмый, ә менә эчке җиһазланышы - башка. Автомобильләр завод шартларында индивидуаль адаптацияләнгән, ягъни инвалидның   сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган. Бу исә кешегә үзен руль артында ышанычлы һәм уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменең шундый төре  зыян күрүчеләрнең күбесенә актив яшәү рәвеше алып барырга, ә кайберләренә һөнәри эшчәнлеккә кире кайтырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

          Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода  зыян күргән гражданнарны  медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.   


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бердәм пособие билгеләүне сорап  бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче  гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.

Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.

"Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын  соратып 30 дан артык ведомствога запрос җибәрә, алынган мәгълүматлар  эшкәртелә.  Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлеч. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10 - 30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсынын шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә  бала 2023 елга кадәр туган очракта  ата-аналар түләүләрне моңа кадэр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала.  Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм  пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшэү минимумы чикләрендә  түгел, ә ике  яшәү минимумы күләмендә алына)

Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадә , 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүлэр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән  яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүлэре зарур. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнэ , шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

 


16
декабрь, 2022 ел
җомга

8 яшьтән 17 яшькә  кадәрге балаларга айлык  пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына  максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.

            Пособиене  рәсмиләштерү  шартлары  буенча түләү, ата-аналарның керемнәренә карап, 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% куләмендә булырга мөмкин. База күләмендә пособие билгеләгәч тә (яшәү минимумының 50% ) гаиләдә бер кешегә керем  уртача  яшәү  минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әлеге куләмдә пособие билгеләгәч тә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фонды пособиене максималь күләмдә -  регионда  яшәү минимумының 100% ы күләмендә билгели.

           Пособие билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.

           Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен  гариза бирү дә җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.

           Гаризаны  дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин.

          Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга Бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты төр ярдәм чарасын берләштерәчәк (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр, бала 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр).

           Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие күләме дифференциацияләнгән: ул  төбәктә  яшәү минимумының: 50%, 75% яки 100%.ы күләмендә билгеләнә. Хәзер  3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособиеләр әлеге кагыйдәләр буенча түләнә.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык функцияләрне  тиз һәм сыйфатлы үтәячәк.

 

        Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды сайтында 2023елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында  бүлек ачылды.

        Пенсия  һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк - барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак. Берләштерү бүген ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән   элеккеге тәртиптә файдаланырга  мөмкин булачак.

         Шул ук вакытта Россия социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминиятләштерүе белән тәэмин ителгән россиялеләрнең категорияләре санын арттырачак. Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар бердәм пособие алачак, иминиятләүчеләр хисапны  яңа форма буенча тапшырачак.

          2023 елның 1 гыйнварыннан Россия социаль фонды гражданнарны  клиент хезмәте күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итәчәк, алар  Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтү адреслары буенча урнашачак. Бу офисларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар  клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

           Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Пенсия фондының социаль иминиятләштерү фонды белән берләшүе   закончалыклы адым. "30 елдан артык тарихы булган Россия Пенсия фонды замана белән бергә атлады, федераль законнарны тулысынча гамәлгә ашырды. Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җавап бирә торган оешмадан Пенсия фонды гражданнарга туганнан алып бөтен гомер буена ярдәм итү чараларын күрсәтүче көчле социаль институтка әверелде. Аны Социаль Фонд итеп үзгәртү Россиядә пенсия һәм социаль иминиятләштерүне камилләштерүдә яңа адым булачак ", - дип аңлатты ул.

            Берләштерелгән Фонд турындагы мәгълүмат белән https://pfr.gov.ru/grazhdanam/social_fond сылтамасы буенча танышырга мөмкин.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Пенсия фонды башлыгы брифингта 2023 елдан башлап универсаль пособиеләр кертү турында чыгыш ясады

 

        25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.

         Россия Федерациясендә  2020 елның июненнән балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар этаплап кертелде һәм киңәйтелде.

         Президент йөкләмәсе нигезендә 28 сентябрьдә Дәүләт Думасына Россия Федерациясендә 2023 елның 1 гыйнварыннан универсаль пособие билгеләү турындагы закон проектын карауга кертелде. Универсаль пособие кертелүгә бәйле рәвештә кайбер норматив-хокукый актларга өстәмә  үзгәрешләр кертеләчәк.

 

Универсаль пособие бүген гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк

      1.Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие

     2.Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала  карау буенча пособие

     3.Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага  3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү

     4.3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү

     5.8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү

     6.Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү, (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә).

 

Универсаль пособиегэ кем мөрәҗәгать итә ала?

       Пособие  гаилэдэ жан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән   яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган  гаиләләргә билгеләнә.   Яшэу минимумының 2023 елга бер кешегэ исәпләнгән фаразлана торган күләме 12 219 сум тәшкил итәчәк, ягъни 12 айда гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем - 146 628 сум.

 

Универсаль пособие билгеләү шартлары

 

        8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Универсаль пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү уткэрелэ. Хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәт, кертемнәрдән керемнәр, шулай ук универсаль пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш кагыйдәсе буенча керемнәр булмаган очракта, "нуль керем" кагыйдэсе кулланыла.

 

Ярдәм күләме

         Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50% ын- 5 926 сум тәшкил итә  (Татартстан Республикасында баланың яшәү минимумы күләме 11 852 сум).

         Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 50 % күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, гаиләнең җан башына гомуми уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75 % ка кадәр арттырылачак. Бу очракта бу сумма 8 889 сум тэшкил итэ.

        Гаиләдэ җан башына 75% күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, керем Татарстан Республикасында бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, балалар өчен айлык түләү бер яшәү минимумы күләмендә (11 852 сум) билгеләнэ.

        17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга универсаль пособие 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнче бер срокка билгеләнә.

        Йөкле хатын-кызлар өчен шул ук 50-75-100% градация каралган, әмма күләме региондагы хезмэткэ яраклы гражданнар очен кабул ителгэн яшәү хакыннан исәпләнә.

Ана капиталыннан түләүләр

       Тулэу бердәм шартларда, бер гариза буенча, һәр балага, бер кешегә  керем 2 яшэу минимумыннан түбәнрәк булган очракта - мохтаҗлыкны комплекслы бәяләмичә бирелә. Түләү күләме - балага аена бер яшәү минимумы.

 

Универсаль пособиенең өстенлекләре

       Универсаль пособие кертү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан башлап  балага 17 яшь тулганчы бердэм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылачак.

          Йөклеләр өчен пособие күләме арта: 50% тан, гаилә керемнәренә карап, 50, 75 яки 100% булачак. 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә берьюлы 2 түләү алырга мөмкин: бюджеттан универсаль пособие дә, ана капиталыннан түләү дә.

         Универсаль пособие түләү социаль фонд тарафыннан федераль бюджет акчалары, шулай ук төбәк бюджетлары акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылачак. Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елга Татарстан Республикасы өчен финанслау күләмнәре 18,7 млрд. сум, шул исәптән федераль бюджеттан-11,2 млрд., региональ бюджеттан 7,5 млрд. сум тэшкил итәчәк .Элеге туләуләрне 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызлар, барлыгы152 мең кеше алачак дип фаразлана.

 

Түләүләрне алучылар өчен күчеш нигезләмәләре

        Булган түләүләрдән балалар өчен универсаль пособиеләргә күчүне тәэмин итү өчен, гаилә инде билгеләнгән түләүләрне ала яки бала 2022 ел ахырына кадәр туган очракта, саклану кагыйдәсе каралган. Беренче балалары булган гаиләләр, түләүләрне балага 3 яшь тулганчы иске шартларда ала алачак.  Мондый гаиләләр шулай ук универсаль пособиегә күчү хокукын ала.

 

Мөрәҗәгать итү ысуллары

        Пособиене рәсмиләштерү өчен гариза дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, МФЦ һәм социаль фондның территориаль органнары аша шәхсән мөрәҗәгать иткәндә электрон рәвештә тапшырыла.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

           Гражданнар тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын-иминиятләштерүчене үзләре сайлый, ул Россия Пенсия фонды яисә Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин.

           Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә Россия Пенсия фондына күчү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада (гариза көчәйтелгән квалификацион электрон имза белән имзаланган булырга тиеш) яисә алдан язылу юлы белән Пенсия фондының территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болардан тыш клиентлар белән эшләү хезмәтенә нотариуста расланган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кеше дә гариза тапшыра ала.

          Гариза кабул итеп алганда, Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга тупланган акчаларны инвестиция керемнәрен югалтмыйча 5 елга бер тапкыр күчерегә мөмкин икәнлеген хәбәр итәләр.

         2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда түбәндәге гражданнар гариза тапшыра ала:

         -2016 елда гамәлдәге иминиятләштерүче пенсия тупланмаларының беренче 5 еллыгын фиксацияләгән гражданнар;

         - үз тупланмаларын гамәлдәге иминиятләштерүчедә 2017 елдан бирле формалаштыручылар.

          Күчү турындагы барлык гаризалар буенча пенсия тупланмалары акчалары инвестиция керемнәре сакланган күләмендә күчереләчәк. Акча гариза тапшырганнан соң 5 ел узгач күчерелә.

         31 декабрьгә кадәр гражданнар гаризаларында күрсәтелгән иминиятләштерүчене алмаштыра яисә аннан баш тарта алалар, чөнки ел ахырына кадәр Пенсия фондында гаризалар буенча карар чыгарылмый. Моның өчен иминиятләштерүчедән баш тарту яисә аны алмаштыру турында хәбәр итү зарур.

         Игүтибар! Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына өстенлек бирергә теләүчеләр алдан ук үзләре сайлаган фонд белән мәҗбури иминиятләштерү турында  килешү төзергә тиеш. Идарәчел компаниягә күчү өчен килешү төзергә кирәкми.

        Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды яисә идарәчел компанияне сайларга җаваплы һәм һәрьяклап уйлап өстенлек бирергә кирәк. Чөнки сез үзегезнең пенсия капиталыгызны арттыру өчен финанс оешмасы сайлыйсыз, шуңа күрә фондның яисә идарәчел компаниянең  соңгы берничә елда эш нәтиҗәләрен өйрәнегез, аларны башкалар белән чагыштырып карагыз. Идарәчел компанияләренең эш нәтиҗәләре белән Россия Пенсия фонды сайтында, “Гражданнарга” бүлегенең “Булачак пенсионерларга” бүлекчәсендә (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/) танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының эшчәнлеге Россия банкы күзәтчелегендә.

           Пенсия тупланмаларын Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларда формалаштырган гражданнарга 55 һәм 60 яшь (хатын-кызлыр һәм ир-атлар) тулгач яисә аларның вакытыннан алда пенсия алу хокуклары барлыкка килгәч, тупланма пенсияне алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды билгели.

           Үзенең пенсия тупланмаларының  формалашуын гражданнар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яисә Дәүләт хезмәтләре порталында күзәтә алалар. Пенсия тупланмаларын күчерүдә төгәлсезлекләр булган очракта бу хакта Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International